Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 март 2020, 03:50

Туйдан соң 31 кеше коронавирус белән чирләгән

Әстагъфирулла! Бу таҗлы вирус бик мәкерле булып чыкты бит әле...

Ким дигәндә 31 кеше Австралиянең Сидней шәһәрендә узган туйда коронавирус йоктырган. Бу хакта Daily Star басмасы хәбәр итә.
Скотт Мэггс (Scott Maggs) һәм Эмма Меткалфның 6 мартта отельдә үткән (Emma Metcalf) туена 140 кунак килгән. Туйдан соң кәләш белән кияү ширбәт аена Мальдив утрауларына киткән.
Туй тантанасыннан соң 2 атна үткәч, 31 кешенең коронавирус белән авырулары ачыкланган. Мэггс белән Меткалф бу хәбәрдән соң нишләргә дә белмәгән.
“Бу хәбәр безне үтерде дисәң дә була. Без дусларыбызга начарлык теләмәгән идек. Туй көнебез онытылмас көннәрнең берсе булды, кунакларның хатирәләре дә бары тик якты булыр дип чын күңелдән көттек. Коронавирус булмаса, бу көнне идеаль дияргә мөмкин иде...”— ди Мэггс, дуслары өчен хафаланып.
Читайте нас: