Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 март 2020, 12:36

Башкортстан туристлары Һиндстаннан кайта алмыйча ята

13 марттан Һиндстан туристик визаларның гамәлдә булуын 15 апрельгә кадәр туктатты.

Башкортстан туристлары коронавирус аркасында Һиндстаннан кайталмыйча ята. БРның Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 38 яшьлек ир һәм 24 яшьлек хатын 10 көн бу ил территориясеннән китә алмый изалана. Әлеге вакытта Һиндстанда рәсми мәгълүматлар буенча 179 кеше COVID-2019 вирусын йоктырган.
“Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Әмма запрос яңа гына килде. Җомга көнне тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты белән аларны ничек Башкортстанга кайтарырга икәнен хәл итәргә тырышачакбыз”, — дип аңлатты БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Олег Гилёв.
13 марттан Һиндстан туристик визаларның гамәлдә булуын 15 апрельгә кадәр туктатты.
Читайте нас: