РФ президенты Владимир Путин указына ярашлы, миллиардер Аркадий Ротенбергка “Кырым күперен төзүдә аерым хезмәт уңышлары өчен” Хезмәт герое исеме бирелде. Аңардан тыш, күпер төзелешенә өлеш салганнары өчен төп-менеджерлар, инженерлар, монтажчылар “Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен” төрле дәрәҗә орденнар белән бүләкләнгән.
Шунысын да искә алыйк: “Форбс” журналы мәгълүматларына ярашлы, Ротенбергның байлыгы 2,6 млрд. доллар тәшкил итә. Журнал карашына ярашлы, ул Русиянең иң бай 50 кешесе арасына керә.