Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 март 2020, 15:43

Кытайда коронавирус аркасында аерылышулар күбәйгән

Бер көндә 300 пар гариза биргән.

Daily Mail матбугаты хәбәр итүенчә, Сычуань провинциясендә Дачжоу шәһәрендә 24 февраль көнне 300 пар аерылышырга гариза биргән. Загс хезмәткәре Лу Шицзюнь сөйләвенчә, ир белән хатын карантин аркасында бергә күп вакыт үткәрә башлаганнар һәм юк-бар өчен дә тавыш чыгарып, әрләшеп аерылышырга йөгерә башлаганнар.
Шэньси провинциясендәге Сиань шәһәре загсы хезмәткәрләре дә шундый хәл турында бәян иткән. Бер көн эчендә 14 пар аерылышырга гариза китергән. Фуцзянь провинциясендә Фучжоу шәһәрендә исә көн саен 10 пар шундый карарга килә икән.
Властьлар фикеренчә, карантин аркасында загслар эшләми торган һәм шуңа гаризалар кабул ителми торган.
Бүгенге көндә дөньяда 185 мең кешенең коронавирус белән авыруы билгеле. 7,3 мең кеше якты дөнья белән хушлашкан. 80,2 мең пациент терелгән.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Jae C. Hong / AP
Читайте нас: