Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 март 2020, 14:30

Япония Иранга ярдәм күрсәтә

Япония хөкүмәте коронавируска каршы көрәшү өчен Иранга 23,5 млн. доллар акча бүләргә карар иткән.

Япония хөкүмәте коронавируска каршы көрәшү өчен Иранга 23,5 млн. доллар акча бүләргә карар иткән.
—Мин Япониянең Тегеранга медицина ярдәме күрсәтүе өчен ихлас рәхмәтлемен,—дип белдергән Иранның Япониядәге илчесе Мортаза Рахмани Мовәхәт.
Япониянең чит ил эшләре министры Мотэги Тосимицу: “Халыкара җәмәгатьчелеге өчен вирусның таралуы зур борчылу тудыра”,—дип белдергән.
Соңгы мәгълүматларга ярашлы, Иранда барлыгы 15 меңгә якын кеше бу вирусны йоктырган. Ул Кытай һәм Италиядән соң өченче урында тора. Ә бөтен дөнья буенча коронавирусны 182,4 мең кеше йоктырган, 7,1 мең кеше үлгән, 80 меңгә якыны терелгән.
Читайте нас: