Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 март 2020, 13:19

“Крокодил икәнлегемне нишләп әйтмәгәннәр?”

2 ел эчендә 84 килога (!) ябыккан.

КВН йолдызы Ольга Картункованы белмәгән кеше юктыр. 3 еллап элек ул танымаслык булып үзгәрде. 42 яшьлек артистканың 84 килога ябыгуы барысын да аптыратты, ләкин шул ук вакытта сокландырды да. Ике елдан артык Картункова катгый диетада утырган һәм спорт белән шөгыльләнгән.
Ябыкканнан соң Ольга үзенең симез чагындагы фотосурәтләрен карап исе киткән. Көзгедәге сурәтем ничек миңа ошады икән дип аптыраган артистка. “Әлбәттә, әле мин кызлар кебек нәфис гәүдәле түгелмен. Кайсыбер пробелмалар бар әле. Әмма дус кызларыма мин хәтта ачуланам. “Әрсезләнгән сарыклармы әллә сез? Нишләп мине коточкыч ямьсез дип элегрәк әйтмәдегез? Нишләп минем крокодилга охшаганымны әйтмәдегез? Күзләр юк, иреннәр сизелми. Чәчләр гел майлы, сәхнәдә минут саен тиремне сөртәм. Нишләп миңа боларны әйтмәдегез?” — дус кызларымны шулай шелтәлим”, — дип искә ала Ольга Картункова.
Чынында исә шундый җитди үзгәрешләргә ирешкән ханымнарга сокланып карыйм. Афәрин!
Коктейльләр, порошоклар эчүчеләргә дә шуны әйтәсем килә – туклану принципларын баштанаяк үзгәртмичә чын нәтиҗәгә ирешеп булмый. Коктейль эчеп ташлаган килолар артыгы белән кире әйләнеп кайта. Ә менә дөрес туклануны үзеңә максат итеп куеп, бозмаган очракта гына теләгән весны “тотып” була.
Читайте нас: