Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 март 2020, 15:20

Путинга бер кыз: "Мине кияүгә алыгыз әле!" дигән

Ил башлыгы аңа ни дип җавап биргән?

6 март көнне дәүләт башлыгы эш сәфәре белән Иваново өлкәсендә булган. Балалар поликлиникасының төзекләндерелгән бинасын караганнан соң, ул шәһәр халкы белән дә очрашкан. Халык арасыннан бер кыз чыгып: "Мине кияүгә алыгыз әле!» дигән һәм үзенең фотосурәтен Путинга бүләк иткән. Бу тәкъдименнән соң ул аның белән бераз сөйләшеп тә алган.

"Иваново кәләше" журналистларга президентны күптәннән ошатуын сөйләгән. Ә менә Путиннан уңай җавап алырмы, юкмы - ансын кыз әйтә алмыйм, дигән. - Президент миңа: "Бу кызыклы тәкъдим", - дип әйтте. Ул фотомны ачып карар дип өметләнәм, ә анда минем телефон номеры да язылган», - дип сөйләгән.
"Звезда" каналы Путиннан интервью алган вакытта ул үзенә кияүгә чыгарга теләгән кызны телгә алып үткән. "Иваново һәрвакыт кәләшләр шәһәре булды һәм бүген мин дә монда тиешле тәкъдимне алдым», — дигән Путин.
Шулай ук дәүләт башлыгы бу вакытта камералар эшләвен һәм хәзер аңа тәкъдим ясаган кыз бөтен илгә билгеле булачагын билгеләп үткән.
Читайте нас: