Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 март 2020, 17:43

Каринэ Хәбирова ирен нәрсә белән сыйлый?

Бу хакта ул "Уфа" журналына биргән интервьюда сөйләде.

Бермәлне Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрендәге аккаунтында камыр ашлары фотосурәтләрен урнаштырган иде. Комментарий язучылар ул ризыкны башкорт милли ризыкларына охшатты. Ә чынында ул чия җимешләре белән файдалы оннан пешерелгән пирожки булып чыкты. Шулай да Радий Хәбировлар табынында милли ризыклар да урын ала икән.
- Башкорт милли ризыклары бик тәмле. Берничә зур бәлеш, өчпочмак, гобәдия, кыстыбый төрләрен беләм. Республиканың һәр районында аларны әзерләү ысуллары төрле.
Ашларны үзем пешерәм. Уфага күченгәнче чи бәрәңгедән вареники ясарга өйрәндем. Аны Башкортстанда гына әзерлиләр. Бу ашамлык - Радий Фәрит улының әнисе рецепты буенча. Аны өйрәнер өчен Радийның туганнарына шалтыраттым, нечкәлекләрен сорашып белештем, - ди Каринэ ханым.
Читайте нас: