Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 март 2020, 11:47

5 игезәк баланың елауларына түзмәгән

2016 елда Одессада Оксана Кобелецкая һәм Сергей Семенов гаиләсендә 5 игезәк сабыйлар туган.

2015 елда ире һәм кызы булган Оксана гадәти тормыш белән яши. Гаилә икенче бәби турында да уйлана – кызларына энекәш алып кайтырга телиләр. Оксана бәбигә узгач, гаилә бәхетле була. Әмма тәүге УЗИда ук алар аптырап кала: табиблар Оксананың 5 бәби белән йөкле булуын әйтә. Ир белән хатын тәүдә бу хәбәргә ышанмый, әлбәттә. Әмма УЗИ ялгышмаган.

Табиблар берничә яралгыны алып ташларга тәкъдим итсә дә, Оксана ризалашмый.
Ире нинди фикердә булган диярсез?
Оксана 5 бәбине дә табарга карар кабул иткәндә ул гаиләдән китә. Әмма берникадәр вакыттан соң кайта, хатынының йөклелеге чоры дәвамында аңа ярдәм итеп тора.
Оксана балалары – 3 малай һәм 2 кызын - исән-сау таба. Аларның барысы да сәламәт туа. Урындагы хакимият күп балалы гаиләгә 5 бүлмәле фатир һәм микроавтобус бүләк итә. Гаилә башлыгы башта бәхетле кебек күренсә дә, ярты елдан соң балаларның елауларыннан арып, ул гаиләсен ташлап китә.
Бу катлаулы вакытларны Оксананың искә аласы килми. Аз гына булса да үзенә вакыт бүлер өчен, ул каты режим төзи. Планнарын мөһим һәм бигүк мөһим булмаганннарга аерырга өйрәнә.
Параллель рәвештә хатын блог алып бара башлый. Аның тормышын меңәрләгән подписчиклары күзәтә. Күп тә үтми ул социаль челтәрләрдә акча эшләргә өйрәнә.
Иң мөһиме – ул, ирем ташлап китте дип, югалып калмаган. Афәрин!
Читайте нас: