Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 март 2020, 18:36

Коронавирустан 3 меңнән артык кеше үлгән

Бу вирус Кытайда 2019 ел ахырында таралды.

Кытайда коронавирус йоктыру очраклары 80 026 кешегә җиткән. Шуларның 2912се якты дөнья белән хушлашкан. 41.6 меңе, терелеп, дәваханәләрдән чыгарылган, дип хәбәр итәләр Кытайның сәламәтлек саклау буенча дәүләт комитетында.
Бөтен дөньяда исә бу мәкерле вирусны 89 меңнән артык кеше йоктырган. Гомум үлүчеләр саны 3044 кешегә җиткән.
Русиягә килгәндә, илебез Президенты Владимир Путин коронавирус белән гомум ситуация контроль астында дип белдерде.
Русиядә дә коронавирусны йоктыручылар юк түгел. Алар - Япониянең круиз лайнерында ял итүче 3 кеше (Казан шәһәреннән) һәм Италиядән шушы көннәрдә кайткан бер мәскәүле.
Читайте нас: