Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 февраль 2020, 16:20

Гөлнара азатлык даулый

Үзбәкстанның элекке президенты Ислам Кәримовның кызы үзен төрмәдән чыгаруны сорап гамәлдәге илбашы Шәфкать Мирзиеевка хат язган.

Үзбәкстанның элекке президенты Ислам Кәримовның кызы үзен төрмәдән чыгаруны сорап гамәлдәге илбашы Шәфкать Мирзиеевка хат язган. Моның өчен ул ярты миллиард доллардан артык акча тәкъдим иткән. Гөлнара Кәримова бу акчаларны дәүләт мәнфәгатенә бирергә әзер булуын белдергән.
Ул аңа карата кузгатылган җинаять эше ябылган очракта, гаиләсен һәм сәламәтлеген саклау хакына Швейцария банкында яткан акчасын дәүләт файдасына бирергә әзер икән.
Гөлнара Кәримова 2015 елда чиновниклардан акча “сауганы” һәм салымнан качканы өчен хөкем ителә. 2019 елның августында дәүләт чыганакларын урлаганы һәм ил мәнфәгатенә каршы килгән килешүләр төзегәне өчен аңа карата җинаять эше кузгатыла.
Суд карары буенча аның 1,2 млрд.долларлык милеге тартып алынган. Әмма ул матди зыянны каплату исәбенә дип саналмаган.
Читайте нас: