Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 февраль 2020, 16:55

Аксакалларны “биеткәннәр”

Төрекмәнстанда илбашының Төрекмәнәбад шәһәренә килүе хөрмәтенә картларны сәгатьләр буена репетиция ясарга һәм тезелергә мәҗбүр иткәннәр.

Төрекмәнстанда илбашының Төрекмәнәбад шәһәренә килүе хөрмәтенә картларны сәгатьләр буена репетиция ясарга һәм тезелергә мәҗбүр иткәннәр. Гурбангулы Бердымөхәммәтов шәһәргә яңа мәчет ачу тантанасына килергә тиеш булган. Вакыйгага бер атна кала урындагы властьлар ашык-пошык рәвештә шәһәрне тәртипкә китерергә һәм үзәк урамнарда биналарны буятырга тотынганнар. Иске мәчет территориясендә аксакаллар өчен тренировкалар оештырганнар: аларның һәркайсы кайда басып торырга, теге яки бу очракта ниләр эшләргә кирәклеген исләрендә калдырырга тиеш була.
Президент килүенә бер көн кала аксакалларны кичке 5тән 23 сәгатькә кадәр репетиция үткәрткәннәр. Бу вакытта картларга ашарга да, эчәргә дә рөхсәт итмәгәннәр. Репетиция вакытында бер картның хәле мөшкелләнеп китеп, аңын югалтып ава. Әмма милли иминлек министрлыгы хезмәткәрләре аңа иптәшләренә беренче ярдәм күрсәтүне тыйганнар һәм барысына да урыннарында калырга кушканнар. Авырып киткән картны полиция хезмәткәрләре территория артына чыгаргач кына медицина хезмәткәрләре каза күрүчегә беренче ярдәмне күрсәткән.
Иза чиктергеч тренировкалардан соң, билгесез сәбәпләр аркасында, берничә картны гына президент белән очрашуга керткәннәр. Калганнарына көтеп торырга кушканнар. Мәрхәмәтлелек ашы башланып, телевидение төшерә башлагач кына, аларга керергә рөхсәт ителгән.
Тик менә Бердымөхәммәтов соңыннан булса да бу хәлләр турында белдеме икән, ул турыда хәбәр ителми.
Читайте нас: