Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2020, 22:51

“Корвалол гына эчкән идем...”

30 гыйнвар көнне “Симферополь-Москва” рейсында очкан хатын самолетны шартлату белән яный.

Домодедово шәһәре суды “Симферополь-Москва” рейсы пассажиры 35 яшьлек Антонина Полодиянцеваны 2 айга өй арестына утырткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
30 гыйнвар көнне Симферопольдән Мәскәүгә очкан лайнер ашыгыч рәвештә Домодедово аэропортына төшеп утыра. Борттагы Антонина П. очкыч салоны уртасында сумкасын тотып үзен һәм самолетны шартлату белән яный. Соңрак хокук саклау органнары аны тоткарлый. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын исерек булган.
Соңрак Антонина П. үзенең тәртибен очарга куркуы белән аңлаткан. Аның сүзләре буенча, очар алдыннан ул нибары корвалол гына эчкән. Полодиянцева үзенең нәрсәләр эшләгәнен белештермәвен әйткән. Наркотиклар да, алкоголь эчемлекләр дә кулланмыйм дип ышандыра ул.
Читайте нас: