Стәрлетамак шәһәренең хокук саклау органнарына урындагы эшкуар мөрәҗәгать иткән. Гаризада аңардан зур сумма акча урлауларын язган. Ирнең миллион сумын чәлдергәннәр.
Акчалар ... гадәти булмаган яшерен урыннан югалган. 45 яшьлек эшкуар шулкадәр акчасын эт оясында саклаган. Ул гына да түгел, яңа ел бәйрәмнәре аркасында ир акчаларның кайчан югалуын төгәл генә әйтә дә алмый.