Бу хакта ул 19 декабрьдә үткән зур матбугат конференциясендә әйтте. Аңа бу сорауны биргән журналист елның соңгы көнендә "ярты ил эшләми, ә эшләгән кыяфәт кенә ясыйлар», дип билгеләп үтте. Тагын да өстәп: «Безнең хатыннар моның өчен сезгә рәхмәт әйтерләр иде. Бәлки, сезнең булачак тормыш иптәшегез дә!» - диде.
"Хатыннарыгыздан үзегез рәхмәт сүзләре ишетсәгез, яхшырак булыр», - диде Путин, елмаеп.
Дәүләт башлыгы әлеге дәлилләр белән килеште. Шул ук вакытта президент мондый карарны хәзер, яңа ел алдыннан кабул итәргә кирәкме икән, дип шикләнде.