23 ноябрьдә АКШта яшәүче Лорен Чалк исемле кыз табибка баргач, үзенең инде тугызынчы айда булуын ишетеп шакката. Бәхет озак көттереп тормый, 9 көннән, ягъни 2 декабрьдә, аның Уайетт исемле улы дөньяга килә. Моңа кадәр хатынның ике тапкыр авыры төшкәч, өмете тәмам өзелгән була.
Лорен сүзләренә караганда, үсмер чагында табиблар аңа поликистоз диагнозы куйганнар. Бу авыруда күрем циклы бозыла. Шуңа күрә хатынның балага узу мөмкинлеге зур булмаган.
«Гәүдә авырлыгым аркасында организмдагы үзгәрешләрне сизмәдем, исәпкә алмадым. Минем өчен бу, чынлап та, көтелмәгән хәл. Үземне чиксез бәхетле итеп тоям. Улым тууы - Раштуага иң яхшы бүләк", - дигән әни.