Бөек Британия премьер-министры Борис Джонсон сөт предприятиесенә баргач, журналист соравыннан соң шундый адымга бара.
Танылган ток-шоу журналисты Джонсон килергә тиешле предприятиегә барып, аны яшеренеп көтеп тора. Джонсон күренгәч, ул ток-шоуга кунак сыйфатында чакырырга дип аның янына килә.
Премьер-министр көтелмәгән хәлдән һәм сораудан аптырап кала да “бер секундтан киләм” дип, ярдәмчеләре белән суыткычка кереп югала.
Быел журналистлар Британия хөкүмәте җитәкчесен кокаин куллану тәҗрибәсен танырга мәҗбүр иткәннәр. Джонсон бер тапкыр “тәмләп” каравын һәм бу турыда аңардан инде кимендә 15 тапкыр сорауларын әйткән.
Гаебе булмаса, намусы саф булса, курыкмас иде бит. Димәк, сәяәстченең гамәлләре саф түгел.