Дөньяда ниләр бар?
12 Декабря 2019, 12:15

Французлар пенсия реформасына каршы

Франциядә 4 декабрьдән бирле пенсия реформасы аркасында гомумилли забастовка бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Франциядә 4 декабрьдән бирле пенсия реформасы аркасында гомумилли забастовка бара. Ил хөкүмәте французларның пенсия яшен берничә елга арттырырга һәм кешенең һөнәренә һ.б. факторларга бәйле пенсиянең иске системасын бетермәкче. Хөкүмәт әлеге вакытта булган бөтен вариантларны берәү белән генә — баллар нигезендә пенсия түләүгә күчмәкче. Хезмәтчәннәргә һәр эшләгән көн өчен билгеле күләмдә балл бирмәкчеләр. Пенсиягә чыгу яше шулай ук 62 яшь булуга карамастан, тиешле түләүне тулысынча алу өчен кимендә 64 яшькә кадәр эшләргә туры киләчәк дип белдерә протест белдерүчеләр.
Илдә күптармак хезмәткәрләре протест белдерә. Алар арасында шәхси сектор вәкилләре дә, сәнәгать эшчеләре дә бар.
Франциянең хәтта кечкенә шәһәрләрендә дә йөзләрчә мең кеше протестта катнашкан. Парижның үзендә генә 300 меңләгән кеше митингка чыккан. Полиция ил буенча демонстрацияләрдә 339 мең кеше катнашты дип рәсми белдергән. Моннан бер атна элек протестта 900 меңгә якын кеше катнашкан.
Пенсия реформасына каршы протестлар булу сәбәпле дистәләрчә мәктәпләр ябылган, авиакомпанияләр 20 % рейсларын алыштырган. Профсоюзлар табибларны, укытучыларны һ.б. дәүләт хезмәткәрләрен хөкүмәт пенсия реформасының җентекле планы белән таныштырганга кадәр протест белдерүгә чакырган. Бордо, Марсель шәһәрләрендә “Без Макроннан котылырга тиеш” дигән плакатлар тотып чыкканнар.
Профсоюзлар һәм дүрт яшьләр оешмасы 17 декабрьдә Парижда пенсия реформасына каршы гомуммилли демонстрациягә чыгарга чакырган.
Читайте нас