Баймак шәһәрендә яңа башлык сайладылар.
Хәзер шәһәрне 2нче санлы урта гомум белем бирү мәктәбенең директоры Радмир Исәнбаев җитәкләячәк. Ул – конкурс комиссиясенә тәкъдим ителгән өч кандидатның берсе булды. Һәм барысы да аның кандидатурасы өчен тавыш биргән.
Радмир Исәнбаев ышаныч белдергәннәре өчен депутатларга рәхмәт әйтте. Ул муниципалитет җитәкчесе вазифасында нәтиҗәле эшләү өчен бар көчен салачагын белдерде.
Моңа кадәр Баймак шәһәрен Хәлил Булатов җитәкләде һәм 18 ноябрьдә вакытыннан алда вәкаләтләрен бушатты. Ул үз теләге белән отставкага китте.
Исегезгә төшерәбез, Баймак шәһәре хакимияте башлыгы вазифасына өч кандидат көч сынашты. Алар – халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге “Мәрхәмәт”нең генераль директоры Вадим Артыкаев, Баймакның 2нче санлы мәктәбе директоры Радмир Исәнбаев һәм “Баймак урман хуҗалыгы” җитәкчесе Данил Мазһаров.