Лев Лещенко русиялеләр зур пенсияләр ала дигән сүзләрне тәнкыйтьләп чыкты. Халык артисты сүзләре буенча, ул үз тәҗрибәсендә ватандашларыбыз күпме пенсия алганын белә.
Лещенко сүзләре буенча, Русиядә гади пенсионер 25 мең сум акча пенсия ала дигән сүзләр аны чыгырыннан чыгарган.
“Бу сүзләр чын түгел!” - дигән Лещенко. Лев Валерьянович мисал итеп үзенең хатынын китергән, чынында аның хатыны 8,5 мең “минималка” ала икән. Бу шулкадәр мәсхәрәле аз сумма, аны хәтта барып алу да оят, дип белдергән җырчы.
“Ярый әле мин пенсия алмыйм, дөресрәге аны хәйрия эшләренә тотынам”, - дигән халык җырчысы, шулкадәр аз түләүләр белән “килешә алмыйм” дип тә өстәгән.