Дөньяда ниләр бар?
1 Декабря 2019, 22:12

Анна Семенович барысын да сөйләп биргән

Җырчы Анна Семенович күкрәкләренә кагылышлы серен ачкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җырчы Анна Семенович күкрәкләренә кагылышлы серен ачкан. Бактисәң, ул генетик авырудан җәфа чигә икән. Медицинада бу авыру гигантомастия дип атала. Бу чир күкрәкләрнең чамадан тыш үсүен аңлата. Бу чирдән интегүчеләрнең күкрәге үсүдән туктамый.


НТВ каналы эфирында Семенович маммологлар аңа бу диагнозны 5 ел элек куюларын сөйли.

“Бу 6нчы, 8нче, 9нчы һәм башка үлчәмле күкрәкләр. Гигантомастия диагнозын хатын-кызның һәр күкрәге 2,5 кило авырлыкта булган очракта куялар,” – дип сөйли Анна Семенович.


Җырчы сүзләренчә, бу геннар дәрәҗәсендә күчә торган организм үзенчәлеге һәм аңа хәтта күкрәкләрен кечерәйтү буенча операция ясатырга туры килгән.

Читайте нас