Яки чит ил кояшы озак җылытамы?
Politis басмасы Кипр гражданлыгыннан мәхрүм ителгән русиялеләр исемлеген теркәгән. Бу ошбу дәүләт инвестицияләр программасы буенча биргән “алтын паспортлар”дан колак кагучылар турында сүз бара. Гражданлык аларга шушы ил икътисадына 2,2 млн доллар инвестиция керткән өчен бирелгән булган.
2013 елдан башлап шундый алтын паспортка дүрт мең тирәсе кеше ия булган. Әмма 2019 елда властьләр таләпләрне катгыйлатырга карар иткән.
Бераз алдарак ил власте 26 паспортны кире кайтарып алган булган. Ул исемлектә ун русияле, калганнары башка дәүләтләр вәкилләре.
Бүген ачыклануынча, исемлектә Русия эшкуарлары һәм аларның гаиләләре икән. Алар арасында Моснарбанк Еврофинанс экс-президенты Владимир Столяренко һәм аның элекке беренче вице-президенты Александр Бондаренко, аларның хатыннары һәм балалары.
Politis гәзите белдерүенчә, Олег Дерипска да шул кара исемлеккә кертелеп, алтын паспорттан колак каккан булуы ихтимал. Әмма миллиардерның вәкиле бу хәбәрне расламаган, “юк сүз”, дигән.
Кипр гражданлыгына ия миллиардерлар: Дмитрий Рыболовлев, Олег Дерипаска, Александр Абрамов, Александр Пономаренко, Никита Мишин, Леонид Лебедев.
Бу паспортка ия булу шарты: алда әйтелгән сумманы ил икътисадына кертүдән тора. Алтын паспорт 156 илгә, шул исәптән: Канада, Сингапур, Бөек Британиягә визасыз керү мөмкинлеген бирә.
Шулай ук Евросоюзның бер дәүләтендә яшәү, уку, эшләү өчен күченү мөмкинлеген ача.
Салым өстенлекләре: 183 көн башка бер илдә дә яшәми, ким дигәндә 60 көн Кипрда яшәгән кеше бу илнең салым резиденты булып китә һәм икеләтә салымнан азат итүче килешүен файдалана ала. Шул ук вакытта баштагы 17 елда шәхси табышының зур өлешенә салым салынмый.
Кипрның эчке эшләр министры Константинос Петридис белдерүенчә, Интерпол линиясе буенча эзәрлекләү бер булса, кеше хокукларын бозуда гаепләү яки Евросоюз тарафыннан тыюлар бу эштә шулай ук сәбәп булып тора.