Дөньяда ниләр бар?
28 Ноября 2019, 12:15

Иранда протестлар бара

Иранда айдан бирле диярлек протестлар бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иранда айдан бирле диярлек протестлар бара. Ул бөтен илне ялмап алган: “Үлем! Үлем! Диктаторга үлем!” лозунгы астында Иранның 20дән артык шәһәрендә халык шаулый. Алар дәүләт һәм шәхси инфраструктураларны җимерә, торак йортлар, банклар, бензин станцияләрен яндыра. Ил властьлары белдерүенчә, 12 протест белдерүче һәм иминлек көчләре хезмәткәрләре һәлак булган. 600 кеше кулга алынган. Ә хокук сакчылары мәгълүматлары буенча кимендә 106 кеше үлгән.
Илдә чуалышлар килеп чыгуга бензин хаклары һәм бәяләрнең кискен артуы сәбәпче булган. Ил хөкүмәте 15 ноябрьдән ягулык бәясен икеләтә арттырырга боерык биргән. Хәзер анда бензинның 1 литры 15 мең риал тора (0,2 доллар). Бу бәя белән аена — 60 литр бензин алып була, ә квотадан артып киткәне 30 мең риалга сатыла. Иран хөкүмәте бәяләр артуыннан килгән керем 18 миллион гаиләгә субсидия итеп бүленәчәк дип белдергән. Белдерү халык кәефенә уңай тәэсир итмәгән, протестлар дәвам иткән. Ә бит ризасызлык тамыры тирәндәрәк ята. Озак еллар инде Иран икътисади чолганышта яши. Авыр икътисади хәл халыкка йогынты ясамый калмый. Тикшеренүләргә ярашлы, 2016 елдан илнең 40 процент халкы ярлылык чигендә яши.
Кара алтын ягъни нефть Иран икътисадының нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә дөньяда нефть хакларының чак кына тибрәнеше дә илгә шунда ук тәэсир итә. 2018 елның маенда АКШның Иранга санкцияләр кертүе бигрәк тә илнең бәкәленә суга. Вашингтон Иран нефтен сатып алмый башлады. Өстәвенә, америкалылар Иран буенча атом-төш программасыннан чыкты. Шуның нәтиҗәсендә илнең тулаем продукт җитештерү күләме 3,8%ка кимегән. Экспертлар илнең хәле артыба да мөшкелләнәчәк дип фаразлый: 2021 елга эчке тулаем продукт җитештерүнең икеләтә төшүе ихтимал. Америка белгечләре санкцияләр аркасында Иран 50 млрд. доллар акчасын югалтты дип исәпләп чыгарган.
Иранда яшьләрнең эшсезлектән интегүе тагын бер җитди проблема — быел ул 28 %ка җиткән. Озын сүзнең кыскасы, санкцияләр аркасында иранлылар зур икътисади басым кичерә, шуңа да бәяләрнең артуы соңгы тамчы түземлекләрен дә бетергән. Ә Америкага шул гына кирәк: ул, мыек астыннан зәһәр елмаеп, учларын уа.
Читайте нас