Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 ноябрь 2019, 12:45

Дискотекада бәби тапкан

19 яшьлек француз хатынын клубка ахирәтләре, кәефен күтәрергә дип, алып килгән.

Франциянең Окситания төбәгендәге Тулуза шәһәрендә яшәүче бер яшь хатын O’Club төнге клубының танцполында бәби тапкан. Бу хакта Buzz.ie мәгълүмат портал язып чыккан.

Бу хәл 11 ноябрь көнне булган. “Клуб бикләнә иде, кешеләр аз калган иде, - дип сөйли клубның идарәчесе. - Бер хезмәткәр килде дә оператив ярдәм кирәклеген әйтте. Карасам, дискотекага килгән бер яшь хатын менә-менә бәби табачак”.

Клуб хезмәткәре тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Ә кизү оператор телефон аша ничек бала таптырырга икәнен өйрәтеп торган.

“Иң сәер эш көне иде бу минем өчен. Бөтен хезмәткәрләр дә үзара килешеп эшләде. Ахырда без барыбыз да, күңелебез тулып, еладык. Бәхеткә, беребез дә курыкмады һәм паникага бирелмәде. Бар да уңышлы килеп чыкты”, - ди клуб менеджеры.

Аның сүзе буенча, 19 яшьлек француз хатынын клубка ахирәтләре, кәефен күтәрергә дип, алып килгән.
Әйткәндәй, O’Club вәкилләре яңа туган бәбинең киләчәктә аларның клубына фейс-контроль үтмичә генә йөри алачагын әйткән.

Читайте нас: