Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 ноябрь 2019, 17:40

Молдавиягә ни булган?

Кызганычка каршы, СССРның элеккеге 15 союздаш республикасының берничәсендә, Союзлар таркалуга 30 елга якын вакыт үтүенә карамастан, һаман булса да тотрыклылык урнашмый.

Кызганычка каршы, СССРның элеккеге 15 союздаш республикасының берничәсендә, Союзлар таркалуга 30 елга якын вакыт үтүенә карамастан, һаман булса да тотрыклылык урнашмый. Шундый республикаларның берсе — Молдавия. Анда һаман булса бер-бер артлы протест-чуалышлар килеп чыгып кына тора. Менә тагын Молдавиядә чираттагы сәяси кризис килеп туып маташа — ил парламенты Майя Санду җитәкчелегендәге хөкүмәткә ышанычын югалтуы турында белдерде.
Молдавия президенты Игорь Додон, килеп туган сәяси кризиска карашын белдереп, бу кайбер сәясәтчеләрнең җавапсызлыгы һәм пешмәгәнлеге аркасында килеп чыкты дип белдерде. Килеп туган хәлгә парламент түгел, ә хөкүмәт җаваплы дип саный ул. “Алар, белә торып, илнең социаль һәм икътисади өлкәләрендәге хаталы сәясәттән игътибарны читкә тартыр өчен, министрлар кабинетын түбән төшерде һәм коалициядә кризис тудырды,”.
Илдә килеп туган сәяси кризис икътисади көрчегенә әверелмәсен өчен Додон сәяси көчләр белән ачык сөйләшүгә әзер булуын белдерде. Әгәр сөйләшүдән баш тартсалар, аларның илне вакытыннан алда сайлауларга китерергә теләве күренәчәк дип саный Додон.
Майя Санду хөкүмәтенә Молдавия парламентының 101 депутатының 63е ышаныч күрсәтмәү вотумын белдергән. Тавыш бирү инициаторы — Социалистлар партиясе. Аның формаль булмаган җитәкчесе — Игорь Додон. Гауга тууының сәбәбе — министрлар кабинетының илнең генераль прокурорын сайлау процедурасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итүе. Социалистлар фикеренчә исә, бу ил конституциясенә каршы килә.
Ышаныч күрсәтмәү вотумыннан соң Майя Санду үзенең командасы белән урамнарда, баррикадаларда һәм хөкүмәттә көрәшүен дәвам иттерәчәге турында белдерә. Санду министрлар кабинеты кабул иткән закон проектлары ришвәтчелек белән көрәшү һәм социаль-икътисади мәсьәләләрне чишү өчен кирәк дип саный.
Ә бит Санду җитәкчелегендәге хөкүмәт нибары 8 июньдә генә оешкан иде.
Читайте нас: