Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 ноябрь 2019, 03:00

Холестеринсыз ит уйлап тапканнар

Тик бу яңалык авыл хуҗалыклары, мал үрчетүчеләр өчен бер дә файдага түгел.

Киләчәк ризыгы борчак аксымыннан, какао-бобы калдыкларыннан, рапс маеннан эшләнгән, дип хәбәр итә “Ведомости”. 5 ноябрьдән алып Русия кибетләрендә борчактан һәм хәтта чикерткәләрдән ясалган ит сатуга чыгарыла. Мондый итнең килосы 3 мең сумга якын торачак.

Итнең үсемлек аналогын китереп чыгарыр өчен тикшеренүчеләр һәм галимнәргә 7 елдан артык вакыт таләп ителгән. Бу иткә килгәндә, ул тулысынча калдыклардан, еш кына ризык җитештерүдә кирәкмәгән элементлардан тора.
Үсемлек итен белгечләр борчак, какао-бобы калдыклары һәм киндердән; шулай ук рапс мае һәм судан ясый. Күптән түгел генә чикерткәләрдән ит ясауга ирешкәннәр, дөресрәге, аларның оныннан.

Мондый ит холестериннан азат, аны вегетарианнар гына түгел, ә чын ит яратучылар да хуплый, ди. Чөнки үсемлек ите терлек итеннән тәме буенча аерылмый диярлек, дип ышандыра аны җитештерүчеләр.
Читайте нас: