Microsoft компаниясенә нигез салучы Билл Гейтс дөньяның иң бай кешеләре рейтингында икенче урынны француз бизнесмены, Louis Vuitton Moët Hennessy компанияләр төркеме президенты Бернар Арнога бирде, диелгән Forbes рейтингында.
Хәзер Арно 107 миллиард доллар байлыгы белән рейтингның икенче урынын алып тора. Аның артыннан Билл Гейтс килә. Гейтсның күрсәткече 106,8 миллиард доллар тәшкил итә.
Исемлек башында - Amazon компаниясенә нигез салучы Джефф Безос. Аның байлыгы 112,4 миллиард доллардан бәяләнә.
Июньдә капиталы тәүге тапкыр 100 миллиард доллардан артып киткәч, Арно, Гейтс һәм Безоска ияреп, рейтингның беренче өчлегенә кергән иде.
Бер айдан соң, Bloomberg Billionaires Index мәгълүматлары буенча, ул вакытлыча Гейтсны узып китте. Гейст исә миллиардерлар индекслары тарихында беренче тапкыр икенче урыннан түбәнгәрәк төште.