Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 ноябрь 2019, 02:44

Борынында 18 ел наркотик саклаган

Табиблар 48 яшьлек австралияле ир борыныннан 18 ел элек яшерелгән марихуананы алалар.

Табиблар 48 яшьлек австралияле ир борыныннан 18 ел элек яшерелгән марихуананы алалар. Бу хакта Ars Technica сайты хәбәр итә.
2001 елда ир төрмәдә утырган була. Свиданиега килгән сөяркәсе аңа яшереп марихуана алып керә. Сакчылар иректән килгән “бүләк”не күрмәсен өчен, ир аны кабарта торган резина шар кисәгенә төреп, борын тишегенә яшерә.

Бераздан арестант контрабанданы борыныннан тартып чыгармакчы була, ләкин ялгышлык белән аны тагы да эчкәрәк этә. Йотканмындыр инде дип уйлап, ир наркотик хакында оныта. Әмма шул вакытлардан алып уң борын тишеге аша ул начар тын ала башлый, борын куышлыклары еш ялкынсына. Ләкин ир моны теге югалган марихуана белән бәйләми.

18 елдан соң кайчандыр төрмәдә утырган ир, башы авыртуларга зарланып, табибка мөрәҗәгать итә. Баш миенә компьютер томографиясе ясаткач, табиблар ирнең борын тишегендә наркотик матдә төрелгән резина кисәген таба.

Белгечләр марихуананы тартып чыгара, 18 ел эчендә ул ринолитка (еллар дәвамында минераль тозлар катламы үргән ят нәрсә) әйләнгән.

Читайте нас: