Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 октябрь 2019, 00:20

"Аллаһ әкбәр!" дигәч, халык әйберләрен ташлап йөгергән

Бу "тылсымлы" сүз Париж кинотеатрында утырган халыкның котын алган. Кино кайгысы да калмаган.

27 октябрьдә, якшәмбе кичендә Париж кинотеатрында "Джокер" фильмы барган. Кинәт бер иркәйнең "Аллаһ әкбәр!" дип кычкыруы булган, залда (500 урынлык зал) паника башланган.


Халыкның яртысы ишеккә ябырылган. Фильм туктатылган, утлар кабынган. Бәхеткә каршы, бинада бер шартлау да яңгырамаган. Бу сүзләрне кычкырган кеше шул арада урамга чыгып йөгерсә дә, полиция хезмәткәрләре аны тиз тоткан. Иркәй терроризм оештыруда гаепләнеп, кулга алынган.


Кинотеатрда тынычлык урнашкач, кабат үз урыннарына әйләнеп керүчеләрнең кайберләре әйберләрен һәм сумкаларын таба алмаган. Шул арада бурлар да үз җайларын кайгыртканнар.
Читайте нас: