Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2019, 03:44

Ире дә, хатыны да бер үк кешегә гашыйк булганнар

Мондый мәхәббәт тарихын сез дә беренчегә ишетәсездер?

Американың Кенневик шәһәрендә (Вашингтон штаты) гаилә пары бер үк хатынга гашыйк булган. Аларны тарихын Daily Mail таблоиды бастырып чыгарган.


Тренажерлар залы хуҗасы Мэри Бариллас ире һәм бизнес-партнеры Лео белән үсмер чагында таныша.


4 елдан бу пар өйләнешә.

2015 елда ике балалары булган Мэри һәм Лео спорт залында Кимберли Слэгл исемле клиент ханым белән таныша. Берникадәр вакыттан соң аларның дустанә мөнәсәбәтләре романтик стадиясенә (!!!) күчә. Ике елдан Кимберли ике баласын ияртеп Барилласлар йортына күчеп килә.


“Без бер беребезгә 2016 елда гашыйк булдык, - дип сөйли Лео. – Гашыйк булуыбыз икебезнеке төрле вакытта булгандыр, мөгаен. Без нибары үзебезне бергә рәхәт хис итәбез дигән карарга килдек. Берьюлы берничә кешене яратабыз һәм гаиләбез социаль нормалар кысаларына сыймаса да, бу хәлгә нормаль мөнәсәбәттәбез”.

Читайте нас: