Голландиянең полиция хезмәткәрләре ким дигәндә 9 ел подвалда яшәгән гаиләне ачыклаган.
58 яшьлек ир, ахырзаман килүен көтеп, балалары белән үз йортларының подвалында көн күргән. 16дан 25 яшькә кадәрге 6 бала чит кешеләр күзенә күренми яшәгән.
Беркөнне балаларның иң өлкәне, урамга чыгып, бер барга кереп, ярдәм сорарга базнат иткән. Бар хуҗасы озын чәчле, пычрак сакаллы, иске, сәләмә киемдәге кешене күреп шөбһәгә калган. “Ул башта биш стакан сыра сорады. Аннары без сөйләшеп киттек. Бу егет мәктәптә укымаган һәм 9 ел чәчтарашта булмаган. Ул үзенең йорттан чыгып качуын һәм ярдәм кирәклеген сөйләде. Без полиция чакырттык”, – дигән бар хуҗасы.
Полиция йорттагы шкаф артында подвалга илтүче баскыч барлыгын ачыклаган. 58 яшьлек ир хокук саклаучылар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан. Әле бу хәл буенча тикшерү эшләре бара.
Әлеге гаилә подвалда күпме гомер кичергәнлеге төгәл генә ачык түгел. Кайсыбер мәгълүматлар буенча балаларның әнисе күпмедер вакыт элек үлгән.