Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 октябрь 2019, 22:28

Сабыена кабер казыганда тереләй күмелгән баланы чокып чыгарган (видео)

Яңа туган бала балчык чүлмәктә өч көн яткан. Аның исән калуы могҗизага тиң.

Һиндстанда яшәүче яшь пар Хитеш Кумар Сирохи һәм Сирохи Вайшали бәхетсезлек аркасында сабыйларын югалтып, чит баланың гомерен коткарып калганнар.


Гаилә коргач, алар да бәхетле әти-әни булырга хыялланганнар. Хатын бәбигә узган. Көмәнле чорында сәламәтлегенә зарланмаган. Ләкин 7 айдан ук кызлары дөньяга аваз салырга ашыккан. Тик җитлекмичә туган сабыйлары берничә минут кына яшәп калган...



10 октябрь көнне ир белән хатын балаларын җирләргә дип зиратка килгән. Хитеш Кумар Сирохи кызы өчен үзе кабер чокырга керешкән. Кинәт ирнең көрәге каты әйбергә төртелгән. Чокый-чокый ул аның балчыктан эшләнгән чүлмәк икәнен күрә. Ә эчен ачса - яңа туган исән сабый ята икән. Бәхеткә каршы, ул тере, ләкин бик хәлсез хәлдә булган. Ирле-хатынлы бу баланы сәгате-минуты белән табибларга тапшырганнар.



Медицина тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, бала җир астында өч көн яткан. Шуңа ул бераз сырхаулаган. Әлеге вакытта кызчыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип әйткәннәр табиблар. Урындагы полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, баланың әти-әнисен эзлиләр.

Аның исән калуы могҗизага тиң.


Чүлмәк җирдә бик үк тирән утырмаганы өчен генә ул тын алалган, ә яңа туган сабыйларның тәнендәге табигый май катламы аңа ачтан үлмәскә ярдәм иткән.



Читайте нас: