Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь 2019, 11:57

Сүздән эшкә тотынганнар

Һай, усал да икән Мексиканың Чьяпас штатының Лас-Маргаритас шәһәрчеге кешеләре.

Һай, усал да икән Мексиканың Чьяпас штатының Лас-Маргаритас шәһәрчеге кешеләре.


Югыйсә бу адымга бара алмаслар иде. Мексиканлылар үзләренең эшлексез мэрына җәза тапканнар.

MVS Noticias радиостанциясе сөйләгәннәргә таянып,ТАСС хәбәр итүенчә, Мексиканың Лас-Маргаритас шәһәре кешеләре үзләренең Хорхе Эскандон атлы хакимият башлыгын пикапка тагып урам буйлап тартып йөрткәннәр.

Усал булсалар да, фашист түгелләр бит инде,егерме беренче гасыр кешеләрен бу адымга нәрсә этәргән соң? Сәбәбе, хакимиятнең битарафлыгы икән. Эш шунда ки, мэр әллә кайчан инде шәһәрдә юл салырга вәгъдә иткән булган. Тик вәгъдәсен генә үтәргә ашыкмаган. Әйтеп, тә, сорап та, үтенеп тә сүзләре үтмәгәч, көтеп арыган крестьяннар аны тотып алганнар да, пикапка тагып алып киткәннәр. Полициягә тап булганчы шулай урамнар буйлап йөрткәннәр.

Полициягә юлыккач, бәрелеш тә булган, билгеле. Дистәдән артык кеше зыян күргән, 30 крестьянны кулга алганнар.

Эшлексез Эскандонга тиешле медицина ярдәме күрсәткәннәр. Аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый, ди, сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Алла сакласын, әле дә ярый безнең халык андый усал түгел, югыйсәме?..
Читайте нас: