Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 октябрь 2019, 14:29

Нәни кызның йөзен кап-кара зур миң каплаган

Сабыйның йөзен ямьсезләгән миңнән котылу өчен 6-8 операция ясатырга кирәк.

Краснодар хирурглары интернетта АКШтагы кечкенә Луна Феннер хакындагы язмага юлыга. Туганда ук сабыйның битен зур миң каплаган була. Америка табиблары, кызчыкның әти-әнисенә миңне бетерү буенча операцияләр бик катлаулы булачак дип, ярдәм итүдән баш тарта. Ә менә Краснодар табиблары бу проблеманы хәл итәргә алына, баланың гаиләсе белән элемтәгә чыга. Узган атнада Каролина Фэннер кызы Луна белән Краснодарга килә. Хирург Павел Попов та миңнән котылу ансат булмавын әйтә - 12-18 ай эчендә кечкенә Лунага 6-8 операция таләп ителәчәк. Тәүге операция 1 ай эчендә ясалачак.
Читайте нас: