РФ Хәрби көчләре Генераль штабының начальнигы Валерий Герасимов Владимир Путинга анекдот сөйләгән.
Бу "Центр-2019" учениеләренең актив фазасы тәмамлангач, Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков белән кыр ипи пешерү цехында ипи татып карагач була.
Путин, Жээнбеков һәм башка хәрби начальниклар берешәр телем яңа пешкән ипи һәм чәй ала. Аннан соң Генераль штаб начальнигы формаль булмаган әңгәмәдә гарнизон ашхәнәсендә начар ашаталар дигән шикаять буенча килгән округ командующие турында анекдот сөйли.
“Начпродны (продовольствие белән тәэмин итү начальнигы) чакырталар. Ә ул коточкыч ябык. Командующий начпродка:
“Үзең дә ашамыйсың, кешеләрне дә ач тотасың!” – ди икән.
Путин һәм башка кунаклар көлеп җибәрәләр.
“Аягөсте” генә чәй эчеп алганнан соң Русия Президенты үткән сынауларны уңышлы үтте дип бәяли.