Анатолий Сердюков белән Евгения Васильеваның хәзер өч балалары бар. Алар күптән түгел генә 2 яшьлек Татьянаны һәм 3 яшьлек Николайны уллыкка ала.
Шулай ук Васильева суррогат әнидән бала таптырган иде. Балаларның барысы да Васильева фамилиясен йөртсә дә, аларның әтиләре булып Анатолий Сердюков язылган.
Анатолий Сердюков белән Евгения Васильева бөтен Русиягә 2012 ел көзендәге җәнҗал аркасында танылган иде. Анда аларны “Оборонсервис”ның башка хезмәткәрләре белән бергә 350 миллион сумнан артык дәүләт милкен үзләштерүдә шикләнеп кулга алганнар иде.