Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 сентябрь 2019, 23:00

74 яшендә бәби тапкан әби дә, аның 80 яшьлек бабае дә авыр хәлдә

Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында яшәүче 74 яшьлек әби ЭКО ярдәмендә ике кыз бала тапкан.

Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында яшәүче 74 яшьлек әби ЭКО ярдәмендә ике кыз бала тапкан.


Эрраматти Мангаямма белән аның 80 яшьлек ире Рая Рао 1962 елда өйләнешкән булган. Әмма 57 ел яшәп, балалары булмаган. Башта сабыйлар да, яшь әни дә үзләрен яхшы хис итә дигәннәр иде, әмма алай ук түгел икән хәлләре. ЭКО процедурасы өчен җаваплы булган табиб әйтүенчә, аңардан Эрраматтиның чын яшен яшергәннәр. 60 яшь дип алдаганнар ди.
Әмма соң булган, 74 яшьлек әби ул вакытта йөкле булып чыккан. Эрраматти интенсив терапия бүлегендә яшәү өчен көрәшкәндә, иренә йөрәк өянәге булган. Ул да хастаханәдә ята, - дип яза Матбугат.ру
Читайте нас: