Стандарт мәктәп формасы сыймаган 14 яшьлек Када Джонсны дәресләрдән читләштергәннәр.
Британиянең Портчестер шәһәрендәге укучыларның стандарт мәктәп формасы сыймаганга 14 яшьлек Када Джонсны дәресләрдән читләштергәннәр. Бу хакта The Sun хәбәр итә.
Бу мәктәпнең барлык укучылары да бер төрле форма кияргә тиеш: зәңгәр пинжәк һәм күк итәк. Үсмер кыз пинжәген кигән, ә менә итәге аңа кысык булган. Укучы шундый ук төстәге үзенең юбкасын кигән, әмма укытучылар аңа кисәтү ясаган. Әгәр дә барысы кебек стандарт мәктәп формасы кимәсә, Кадага өйдә укырга туры киләчәк, дип белдергән алар. Укучы кыз кимсенүдән 5 көн буена елап чыккан, мәктәп юбкасы өчен аны “бик зур” дип атаганнар.
Мәктәп директоры Ричард Карлайл барлык укучылар да бер үк кагыйдәләргә буйсынырга тиеш дигән. Мәктәп хакимияте Када Джонска ярарлык мәктәп формасы эзләү белән шөгыльләнә дип тә өстәгән ул.