Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 сентябрь 2019, 20:01

Ташларның сихри көче

Бу хәлләр XXI гасыр башында Свердлов өлкәсе Түбәнге Тагил шәһәрендә булган. Хәлләрнең төп герое – балыкчы һәм аучы Владимир Степанович. Аны дуслары үзара Степаныч дип кенә дип йөрткән.

Бу хәлләр XXI гасыр башында Свердлов өлкәсе Түбәнге Тагил шәһәрендә булган. Хәлләрнең төп герое – балыкчы һәм аучы Владимир Степанович. Аны дуслары үзара Степаныч дип кенә дип йөрткән.

Бермәлне җәен иркәй урманга киткән һәм таныш булмаган урынга килеп чыгып, адашкан. Үч иткәндәй, яңгыр ява башлаган. Степанычның бөтенләй кәефе төшкән. Юеш кием белән урманда, таныш булмаган урында, ничек төн чыгарга? Яшеренер урын да юк.

Ләкин Ходайның - үз кануннары. Карана торгач, Степаныч ерак та түгел бер аланда ташландык, иске генә бер йорт-вагончик күреп калган. Янәшәдә – кайчандыр старательләр эшләгән ташландык карьер...

Вагончик үзе яшәр өчен яраксыз була – түбәсе тишек, су үткәрә. Ә менә идәне ныклы булып чыга, чөнки калай җәелгән. Менә шул вагончик астына Степаныч кереп яткан да инде – җир коры, ышык. Яңгыр тавышын тыңлап ята-ята ир йоклап киткән.

Иртәнгә яңгыр туктаган. Кояш нурларына җир дә җылынган. Вагончик астыннан үрмәләп чыга башлагач, Степанычның курткасы ниндидер бер очлы әйбергә эләккән. Караса, җир күмелгән пыяла банка! Авызы ватылган, бер очлы кисәге җирдән чыгып тора. Степаныч фонарь белән яктыртып караса, бер литр сыешлы банканың яшкелт-сары ташлар белән тулы булуын күрә. Казып алган банканы. Ташлар изумрудка ошаган була.

Ирдә байлык эзләүче азарты кабына. Вагон астын берәмтекләп казып чыкканнан соң ул ташлар тутырылган тагын бер банка табып ала.

Ташлар гранатның бер төре – демантоидлар булып чыга. Аларны старательләрнең берсе яшереп куйгандыр, күрәсең. Яшергән дә, сәбәпләре чыгып, алып китә алмаган.

Степаныч ташларны капчыгына салып өенә кайтып җиткән. Бу хәлләрне хатынына, улы белән кызына сөйләгән. Байлык хакында беркемгә дә әйтмәскә кушкан.

Ләкин юкка гына ташлар турында “алар магик көчкә ия, еш кына кешеләргә кайгы һәм бәхетсезлек алып килә” димиләр шул. Берникадәр вакыттан соң Степаныч гараж түбәсен алыштырганда егылып төшә, уң кулы шунда казанда кайнап утырган сумалага эләгә...

Степанычның 20 яшьлек улы да фаҗигале үлеп китә – йөргән кызы белән дусларына туган көнгә баргач, төнлә ут чыгып, шул утта янып үләләр. Бу хәлләрдән соң аның хатынын да психиатрия дәваханәсенә салалар. Ә әти-әни каравыннан калган кызлары начар компаниягә эләгеп, чит бер адәмгә ияреп, Урта Азия якларына чыгып киткән.

Кыйммәтле ташлар бу гаиләгә бәхет, байлык, иминлек алып килмәгән. Степаныч аларны төрле урыннарга яшереп куйган. Кайда яшерүе турында беркемгә дә әйтмәгән.


Ә көннәрдән бер көнне иркәй урманга киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Читайте нас: