Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2019, 18:03

Ярымшәрә Ксения Собчак иренә эротик бию башкарган (видео)

Кичә бар интернет Ксения Собчакның туе хакында язды.

Кичә бар интернет Ксения Собчакның туе хакында язды. Туй дисәң хәтерең калыр. Шайтан туе булган ахры ул.

Кияү белән кәләш ритуаль хезмәтләрнең табут ташый торган машинасы – “Пока смерть не разлучит нас” дип язылган катафалкка утырып ЗАГСка барган, аннан җигүле пар атта йөргән, христианнарның йоласы - чиркәүдә уза торган венчаниены да калдырмаган алар. Аннары – 16 миллионлык банкет. Ә банкетта...

Ксения, эчке киемгә кадәр чишенеп, ярымшәрә килеш ире Константин Богомоловка багышлап эротик бию башкара. Биюен Собчак Ирина Аллегрованың “Войди в меня” җыры музыкасына бии.

Җыр тәмамлангач, Собчак алдан махсус әзерләнгән кроватьта сузыла, аннары аның янына Богомолов килеп ята һәм хатынын үбә.

Шулай, дуслар. Тормышында бар да яхшы булып, акчаларын кая куярга белмәгән кешеләр шулай кылана. Аларның бер максат – публиканың һушын алырга, аптыратырга!

Ксения Собчак белән Константин Богомолов моңа ирешкән булса кирәк...

Видеоны шушы сылтама ашы карый аласыз: https://www.ntv.ru/novosti/2233207/
Читайте нас: