Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2019, 20:48

Анастасия Заворотнюк авыр хәлдә, ди

“Моя прекрасная няня” ситкомында төп рольне башкарган актрисаның авыр хәлдә икәнлеген продюсер Андрей Разин раслаган.

“Моя прекрасная няня” ситкомында төп рольне башкарган актрисаның авыр хәлдә икәнлеген продюсер Андрей Разин раслаган. Ул Анастасиянең хәлен белмәкче булган, тик медиклар актриса янына кертмәячәкләрен әйткәннәр.


Андрей Разин: «Настя бик әйбәт кеше, гел үзе алдан бар эшләрдә дә өлгерергә тырышты. Элек тә ниндидер бизнес ачып булашкан иде, кредитлар алды. Ул һәрчак барын да үзе тарта иде. Булачак ире белән очраша башлагач, ул бик канатланган иде. Янә кредитлар белән ялгышты – болар барысы да аның сәламәтлегендә чагылган, күрәсең. Бу нервлар киеренкелеге аның сәламәтлегенә зыян салгандыр да”.


Разин әйтүенчә, Анастасиянең авыруы хакында ул ярты ел элек коллегаларыннан ишеткән.


Андрей Разин: «Настя шул чакта ук сәламәтлегенә зарлана иде. Польшада дәвалангач, авыруы тагы тизләште. Ул чир яшен тизлеге белән үсешә, котылу мөмкин түгел. Настя әле комада, иреннән башка беркемне дә кертмиләр янына. Кызганычка каршы, аның көннәре санаулы. Мөмкин булган бөтен дәвалану чараларын да үтте ул, тик, кызганычка каршы, баш мие шешенүе башланган. Монда табиблар да – көчсез”.
Читайте нас: