Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2019, 12:15

14 тапкыр абортка җибәргәннәр

Британиянең Йорк шәһәрендә яшәүче йөкле Кира Мелдрамны табиблар (Kiera Meldrum) 14 тапкыр абортка җибәрә.

Британиянең Йорк шәһәрендә яшәүче йөкле Кира Мелдрамны табиблар (Kiera Meldrum) 14 тапкыр абортка җибәрә. Бу хакта Daily Mail яза.


20 яшьлек әни сүзләре буенча, йөклелегенең 21 атнасында УЗИ ярдәмендә аның карынындагы баласына асцит диагнозы (баланың эченә су җыелу) куялар. Яшь әни катгый рәвештә аборттан баш тарта, чөнки моңа кадәр аның ике тапкыр йөклелеге өзелгән – баласы төшкән була.

Мелдрам атна саен тикшеренүләргә йөри, һәм һәр саен табиблар аны абортка җибәрә.
Кира 34нче атнада бәбиен таба. Нәни Лилли-Роузны (Lillee-Rose) шунда ук ашыгыч операциягә алып китәләр, эченә күп су җыелу сәбәпле, сабыйның эчәклеге шартлаган булган. Гомеренең беренче 8 атнасында нәни Лилига берничә операция кичерергә туры килә, әмма нәтиҗәдә табиблар аны сәламәт дип игълан итә һәм әнисе белән дәваханәдән чыгаралар.
Әле Лили-Роузга 6 ай, әйе, аның ашказан-эчәк такты бик сизгер, ди. Тк шулай да табиблар киләчәктә эчәклеге белән җитди проблемалар булмаска тиеш дигән фикердә.
Читайте нас: