Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 сентябрь 2019, 16:53

Сабый бүлмәсендә кем сөйләшкән?

Швециянең бер шәһәрендә яшәүче яшь әти-әни, ике яшьлек кызларын йокларга яткыргач, сабый бүлмәсеннән ниндидер сәер тавышлар ишеткән. 

Швециянең бер шәһәрендә яшәүче яшь әти-әни, ике яшьлек кызларын йокларга яткыргач, сабый бүлмәсеннән ниндидер сәер тавышлар ишеткән.
Яшь гаилә пары баланы йокларга салгач, үзләре күрше бүлмәгә бик күңелле фильм карарга чыгып киткән. Әмма бераздан бүлмәдән шым гына сөйләшү тавышлары ишетелгән. Борчылган әти-әни сабыйларының бүлмәсенә кемдер кергән дә, болар шулай сөйләшә икән дип уйлаган. Әмма булып чыкмаган.

Әти белән әни кәрәзле телефон аша сабый бүлмәсендә видео-трансляцияне кабызган. Күргәннәреннән шаккатканнар!
Кристина белән Майкл гаиләсендә элек-электән, нәнәй-картәтиләрдән калган гадәт булган – йокы алдыннан бергәләшеп дога укыганнар. Бу әти-әни бәләкәй кызларын да дога кылырга өйрәткән. Һәр кичне сабый бүлмәсенә җыелганнар да барлык туганнарның, әби-бабайларының исәнлегенә дога укыр булганнар.
Ә бу кичне традицияне саклап тормаганнар – кызыклы фильм башлана дип күрше бүлмәдәге телевизор алдына ашыкканнар. Ике яшьлек Саттон – сабыйның исеме шулай – әти-әнисен көткән-көткән дә, тегеләр күренмәгәч, доганы берүзе укырга булган. Ачык итеп, зурлар өйрәткәнчә, барлык сүзләрне дөрес итеп дога кылган, әби-бабайларына, әти-әнисенә исәнлекләр теләгән. Аннары кычкырып “аминь” дип куйган, одеялын ябынып ятып, күзләрен йомган...
Майкл белән Кристинага шок хәлендә калганнар. Фильм турында онытытп, бер-берсенә карашканнар: баксаң, аларның кызлары гаилә ритуалына бик җитди карый икән. Гаилә пары бу видеоны үзләренең социаль челтәрдәге битләренә куйган. Аны 2 миллионнан күбрәк кеше караган.
Читайте нас: