Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 сентябрь 2019, 17:07

23 ел Төркиядән кайта алмый ята

Украинада туып-үскән 1961 елгы Александра Дравецкая гаҗәеп хәлләргә тарыган.

Hurriyet агентлыгы хәбәр итүенчә, Украинада туып-үскән 1961 елгы Александра Дравецкая гаҗәеп хәлләргә тарыган.

90 елларда ул “челнок” булып йөргән: Стамбулдан кием-салым алып, Киевка алып кайтып, сатып акча эшләгән. Һәм СССР таркалганда ул Төркиядә булган, әлбәттә, легаль рәвештә түгел.


Соңрак Александра Стамбулдагы Украина илчелегенә мөрәҗәгать итә, әмма “дәүләт архивларында документларыгыз юк” дигән җавап ишетә.


Дравецкая аптырап Төркиядә СССР паспорты белән кала. Шәхси тормышын көйли, төреккә кияүгә чыга, тик Төркиядән китә алмый – документлары юк. Шул ук вакытта ул туганнары белән араларын өзмәгән – аңа Украинадан туганнары кунакка даими килә, ди.


Төркиядә яшәү дәверендә Александра Незалежная паспортын рәсмиләштерү фикереннән кире кайткан, ул Төркиядә яшәүне хуп күрә.
Читайте нас: