Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 сентябрь 2019, 02:51

Путин каян шулкадәр көч ала?

Президент булуның кыен яклары да күп икән, җәмәгать.

Президент булуның кыен яклары да күп икән, җәмәгать. РФ Президенты Владимир Путинның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков шул хакта азрак сөйләп үткән.


Президентның эш графигына бетмәс-төкәнмәс очышлар керә. Мондый очышларга гел әзер булып торырга кирәк, ди Дмитрий Песков. Аннан Русиянең зур булуы аркасында төрле сәгать пояслары бар, дәүләт башлыгына һәрдаим аларны алмаштырып, күнегергә кирәк. “Бер генә тапкыр җыендың да чыгып киттең түгел. Аның өчен һәрвакыт физик әзерлек яхшы булырга тиеш”, - дип сөйләгән ул “Мәскәү. Кремль.Путин” тапшыруына биргән интервьюсында. Путин берәр төрле дару яисә көч бирә торган төймәләр эчәдерме-юкмы, матбугат сәркәтибе бу хакта белми. “Даими очышлар аркасында гел йокы килә, Президентның ничек бу хәлдән чыгуын минем дә беләсе килә”, - дигән ул.
РФ Чит ил эшләре министры Сергей Лавров та шундый ук язмышлы кеше. “Мин өйрәндем инде, бернинди дә кыенлык кичермим”, - дип белдергән ул. Аның сәгатендә һәрвакыт Мәскәү вакыты икән, ә телефонында – урындагы вакыт. Чәй яисә кофе эчүен сер итеп калдырган. “Минем шәхси тормышыма тирән үтеп керергә тырышасыз, монысы турында әйтмим”, - дигән ул.
Владимир Путин дүшәмбе көнне Иркутскида эш сәфәре белән булды, сишәмбе Монголиягә очты. Ул анда Халхин-Голада җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашты. Аннан ил башлыгы Владивостокка юнәлде, Көнчыгыш икътисади форумда катнашты. Форум тәмамлангач, Амур өлкәсендәге Көнчыгыш космодромын карады.
Чынлап та, белсәң иде ул Путин каян шулкадәр көч ала икән?
Читайте нас: