Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 сентябрь 2019, 03:49

74 яшьлек әби игезәкләр тапкан: билгеле гинекологлар моны инкарь итә

Һиндстанда 74 яшьлек әбинең игезәк кызлар табуы хакындагы хәбәр бар дөньяны шаулатты.

Һиндстанда 74 яшьлек әбинең игезәк кызлар табуы хакындагы хәбәр бар дөньяны шаулатты.

“Гаҗәеп” хатынның ире хатыннан да өлкәнрәк – аңа 78 яшь. Имештер, хатын 60 ел дәвамында әни булу хакында хыялланган һәм 55 яшьлек түлсез ахирәте ЭКО ярдәмендә бәби тапкач, әлеге “батырлык”ка җөрьәт иткән. Әбинең игезәк кыз балалары имеш тә сәламәт туган, ди. Ләкин репродуктив сәламәтлек өлкәсендә дәрәҗәле белгеч Любовь Ерофеева бу хәлне фантастикага тиңли:


- Без бит аның документларын күрмәгән! Әгәр хатын үзенең күкәй күзәнәкләрен “туңдырган” булса да, ул үзе бала таба алмас иде. Бу бит ясалма аналык уйлап чыгаруга (ә аны уйлап чыгарып булмый) тиң. 20 елдан артык менопаузасы дәвам иткән хатынның аналыгы кечерәя, бәләкәй генә “суганча”га әйләнә. Ул яшьлегенә кайта алмас иде, бу мөмкин хәл түгел. Әзер эмбрионны күчереп утыртыр өчен дә организмның бөтен гормональ фонын репродуктив чактагы дәрәҗәгә кайтарырга кирәк. Бәбине суррогат әни тапкан хәлдә генә бу һинд хатыны әни була ала. Шуңа күрә бу мөмкин хәл түгел. Бу - фантастика.
Читайте нас: