Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 сентябрь 2019, 20:47

Польшада үле анадан бала таптырганнар

Краковтагы университет хастаханәсендә медиклар әнисе вафатыннан соң 56 көн узгач туган баланы коткарып кала алганнар.

Краковтагы университет хастаханәсендә медиклар әнисе вафатыннан соң 56 көн узгач туган баланы коткарып кала алганнар, бу медицина тарихында беренче очрак.

Бу вакыйга берничә ай элек булса да, журналистларга аның турында хәзер генә билгеле булган. Әнисе йөклелек вакытында үлгән. Балага узып, биш ай узгач, аны хастаханәгә салганнар, чөнки хатынның сәламәтлеге белән зур проблемалар килеп чыккан. Аның баш мие үлгән, әмма табиблар кирәкле тормыш функцияләрен сакларга тырышкан, бала тулы канлы үсеш алсын өчен шартлар тудырылган.


Аның әбисе һәм бабасы хастаханәгә көн саен килгән, бишек җырлары җырлаган, китаплар укыган. Операция ярдәмендә баланы таптыралар. Кыз бала 1250 грамм авырлыкта була, күпмедер вакыт хастаханәдә үстерәләр, ә аннары аны әнисенең әти-әнисе алып китә. Хәзер ул әтисе тәрбиясендә, дип хәбәр итәләр җирле массакүләм мәгълүмат чаралары. «Ходай Тәгаләдән сорыйм, сәламәт үссен һәм бәхетле булсын, гәрчә ул әнисен шулай иртә югалтса да», — ди баланы кабул иткән табиб.
Читайте нас: