Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 сентябрь 2019, 11:47

Шашлык исе чыгарганы өчен күршесен судка биргән

Менә сиңа мә! Үз ихатаңда ит кыздырырга да ярамасын әле!

Көнбатыш Австралия штатының Перт шәһәрендә яшәүче вегетариан хатын даими рәвештә шашлык исе чыгарганы өчен күршесен судка биргән. Бу хакта 9News порталы хәбәр итә.
Силла Карден (Cilla Carden) күршесенең балык һәм иттән барбекюга мәхәббәте аркасында үзенең тормышы сыйфаты бозыла дигән фикердә. “Барлык исләрдән мин бары тик балык исен генә тоям. Ихатамда саф һава сулый алмыйм. Мин анда чыга алмыйм”, - ди ул журналистларга. Хатын шулай ук күрше участоктан килгән тәмәке төтене һәм баскетбол уйнаган балаларның тавышлары нервасына тиюен әйткән. Ул шулар аркасында йоклый алмавына зарланган.
Карден былтыр ук күршесен судка биргән булган, ләкин аның шикаятен кире какканнар. Аннары ул Австралиянең Югары судына мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Суд утырышлары вакытында австралияле хатын күршеләре махсус, аңа үч итеп шулай кыланалар дип белдерә. Июльдә судья янә Карденның шикаятен кире кага һәм “энергия запасларын конфликтны дустанә хәл итүгә юнәлтергә” киңәш бирә.
Әмма вегетариан хатын туктарга җыенмавын, тиздән янә судка барачагын әйтә, ди.
Безнең халык “Күрше хакы – Тәңре хакы” дип яшәргә өйрәнгән. Күршеләр белән үчләшеп яшәүдән дә начаррак нәрсә юктыр ул.
Кыскасы, ит исенә чыдый алмаган шундый вегетариан күршең булмасын.
Читайте нас в