Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 сентябрь 2019, 13:48

Өметне өзәргә ярамый!

Егерме ел элек югалган кыз гаиләсе белән табышкан.

Акылга сыймаслык хәлләр булып тора бу дөньяда. Менә бит, егерме ел элек Белоруссия электричкасында югалган кыз якыннары белән табышкан.
Уйласаң, уелып китәрлек, бу хәлдән соң ана һәм баланың күргәннәрен кичерергә язмасын, әмма табышырга язган булгач, табышканнар бит.
Ул вакытта дүрт яшьлек кыз электричкада әнисеннән аерылып, адашып, югалып кала. Егерме елдан соң аны Русиядә табалар. Республиканың эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, Юля "Минск - Осиповичи" поездында югала. Ул вакытта милиция хезмәткәрләре кызны вокзалларда, станцияләрдә, гәзит-журналлар аша эзләтсәләр дә, эзенә төшә алмыйлар. Туташның якыннарын табарга бер яшь русияле ярдәм итә. Ул үзенең 24 яшьлек ятимә танышы турында хәбәр итеп, Белоруссия милициясенең дежур бүлегенә шалтырата, дип яза РИА Новости.
Туташ үзенең электричкада адашып, шуннан якыннарын таба алмавын сөйләгән була. Бала чагы интернатта уза. Аннан кызны бер гаиләгә тәрбиягә алалар.
Кызның танышы интернет аша егерме ел элек югалган кыз турында хәбәргә юлыга. Шуннан Белоруссиянең эчке эшләр органнарына хәбәр итә. Иминлек хезмәте хезмәткәрләре Юляның бөтен вакыйгаларны яхшы хәтерләве ярдәмендә якыннарына чыгалар. Ә ДНК тесты Юляның әнисен табарга ярдәм итә.
Кеше эскерттәге энә дә түгел, замана технологияләре дә көчле, әмма әле дә бер-береңә, аеруча өлкәннәргә, балаларга карата аеруча игътибарлы булу кирәк!
Читайте нас: