Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь 2019, 02:08

Яр Чаллы кешесе Кара диңгез төбендә якташы югалткан кошелёкны тапкан

Чаллыда яшәүче ике кеше гаҗәеп хәлгә очраган.

Чаллыда яшәүче ике кеше гаҗәеп хәлгә очраган. Үзара таныш булмаган ике ир-ат аерым-аерым Кара диңгез буена ял итәргә барган. Бер ир-ат акча янчыгын диңгездә төшереп калдырган, икенчесе су төбенә төшкәндә шушы янчыкны тапкан. Әлеге вакыйга турында «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.
Рөстәм исемле эшмәкәр ир-ат бу көннәрдә гаиләсе белән диңгез буенда - Судак шәһәрендә ял итә. Рөстәм ласты һәм битлек киеп, диңгез төбенә чума. Диңгез күренешләренә сокланып йөргәндә Рөстәм төптә яткан акча янчыгын күреп ала. Ул күннән эшләнгән була. Рөстәм янчыкны җиргә алып чыга һәм эчен ачып карый. Янчыкта берничә банк картасы, машина йөртү таныклыгы, 3300 сум акча була. Акча янчыгы су керми торган материалдан ясалган, аның эчендә әйберләр дә чыланмаган.
Рөстәм документлар табуы турында социаль челтәрләргә хәбәр яза. Үзенең өйдә калган улының телефон номерын күрсәтә. Шулай ук Судак шәһәрендә тукталган адресын да яза. "Бу ир-ат документларсыз гына ерак юлга ничек чыгар дип борчылам", - дип тә өстәп куя.
Шулай итеп, табышның хуҗасының да Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат булуын ачыклыйлар.
"Челнинские известия" хәбәрчесе Рөстәмнең улы Руслан белән элемтәгә керә. "Документ хуҗасы табылды", - дигән Руслан. Әйберләрен югалткан ир-ат якташына ничек итеп рәхмәт әйткәне генә билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.
Читайте нас: